рус
тат
главная страница | карта сайта  
Главная ПОСЕЛЕНИЯ Альметьевское сельское поселение протокол

протокол заседания

Алабуга муниципаль районы Илмэт авылы жирлеге

                                                    

                                     ПРОТОКОЛЫ

Илмәт һәм Иске Юраш авыл җирлекләрен үзгәртеп кору  мәсъәләсе буенча  Илмәт авылы җирлеге халкының Ачык тыңлауларын алып бару протоколы

Үткәрү урыны: РТ, Алабуга муниципаль районының Илмәт авылы ,Мәдәният йорты бинасы

Үкәрү көне һәм вакыты: 02.10.2012, 14.00

 

 

Ачык тыңлауларны алып баручы: Алабуга муниципаль районы үзидарәсе Советы Илмәт авылы җирле рәисе Шакиров Илфат Анварович

 

  Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар һәм чакырылган кунаклар!

"Рәсәй Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законның 28 статьясына, муниципаль берәмлек Уставына,  Илмәт авыл җирлегенең Ачык тыңлауларны оештыру һәм үткәрү кагыйдәләренә    яраклы рәвештә авыл күләмендәге мәьәләләр буенча муниципаль хокукый актларның проектларын тикшерү, муниципаль берәмлек  үзгәртү мәсъәләләре турында тыңлаулар,  муниципаль берәмлекнең   халкы катнашында уздырылырга  тиеш.

Көн тәртибендә:  "Илмәт авылы җирлеге һәм Юраш авылы җирлекләрен берләштереп муниципаль  берәмлек  кору" мәсъәләсе.

Ачык тыңлаулауда Илмәт авыл җирлегенен  85 кешесе катнаша.

 

Ачык тынлауларга  катнашу очен чакырылган Алабуга муниципаль районы  житэкчелэре исемлеге

 

 

п/п

Ф.И.О

Предприятие, должность

•1.      

Сөнгатуллина Зөлфия

Хафиз кызы

Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары 

•2.      

Камалетдинов

Ильмир Илгизар улы

  Алабуга  муниципаль районынын Башкарма комитеты житэкчэсе

•3.      

Шамсутдинов

Айрат Гайнемухаммат улы

  Алабуга  муниципаль районынын Башкарма комитеты житэкчэсенен беренче урынбасары

•4.      

Фролов

Владимир  Николаевич

Алабуга  муниципаль районынын  Башкарма комитеты житэкчэсенен  урынбасары

•5.      

Тазиева

Гузяль Минимулла кызы

  Алабуга  муниципаль районынын Советында  оештыру эшлэре булеге башлыгы  

•6.      

Садыкова

Эльмира Ильдар кызы

Алабуга муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе

•7.      

Назмутдинов

Ленар Фанис улы

Алабуга муниципаль районы Хокук палатысы рэисе

•8.      

Аюпов

Рафиль  Наил улы

Алабуга муниципаль районы  жир - мелкэт  палатасы рәисе

•9.      

Гомэров

Нотфулла Нурулла улы

Алабуга муниципаль районы Авыл хужалыгы идэрэсе башлыгы

•10.                  

Тимофеева

Ирина  Юрьевна

Алабуга муниципаль районы социаль - -икътисадый усеше палатасы рэисе

•11.                  

Зарипов

Ривал Исмагилович

Алабуга муниципаль районы Мэгэриф идэрэсе башлыгы

•12.                  

Фазлиахметов

Равиль Галиахмет улы

Алабуга ит консервасы  комбинат генераль директоры

•13.                  

Хадиуллин

Миннехарис Гилмулла улы

Алабуга муниципаль районы Жирлеклэре вэкиллекле органнары башлыгы

•14.                  

Андарзянов

Салихзян Салимжан улы

  Алабуга муниципаль районы Икмэк кабул иту  оешмасы директоры

•15.                  

Сабирзянов

 Халил Нуретдин улы

Алабуга муниципаль районы Яна Юраш агрофирмасы директоры

 

 

 

Хөрмәтле катнашучылар Ачык тыңлауны ачып җибәрергә тәкъдим бар.

Ачу буенча тавыш бирүегезне сорыйбыз. Кем  "риза", кем каршы?

(тавыш бирү)

бертавыштан

Рәхмәт.

 

      Илмәт авылы җирлеге муниципаль берәмлегенең Ачык тыңлаулары ачык дип игълан ителә.

     Көн тәртибендәге мәсъәләне тикшерүне башлаганчы, ачык тыңлауларның протоколын алып бару өчен без тыңлауларның сәркатибен ( секретарь) сайларга тиеш.

Сезнең карамакка Шакирҗанова Рушания Эдуард кызын - Илмәт авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын тәкъдим итәбез.

Әлеге кандидатура буенча нинди фикерләр бар? Раслыйбызмы?

   Әгәр дә башка тәкъдимнәр булмаса, әлеге кандидатура буенча тавыш бирүегезне сорыйм.

(тавыш бирү)

 Кем риза- 85, кем каршы юк, кем тоткарланды -юк.

Рәхмәт Сәркәтипкәт үз урынына утыруын сорыйбыз.

 

    Хөрмәтле Ачык тыңлауларда катнашучылар, әлеге тыңлауга бер мәсъәлә куела: "Илмәт авыл җирлегенең Алабуга муниципаль районы  иске Юраш авылы җирлеге берәмлеге белән  кушылу юлы белән "Алабуга муниципаль районының Юраш  авыл җирлеге"  муниципаль берәмлеген үзгәртеп кору инициативасын тәкъдим итү"  карары проектын карау.

 

   Көн тәртибенә тәкъдим ителгән сорау буенча фикерләрегезне әйтүегезне сорыйбыз.

Искәрмәләрегез булмаса көн тәртибенең тәкъдим ителгән проекты өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.

(тавыш бирү)

 Кем риза 85, кем каршы юк, кем тоткарланды юк.

 

Рәхмәт. Көн тәртибе кабул ителә.  

 

Хөрмәтле авылдашлар һәм чакырылган кунаклар, Ачык тыңлауларга тикле бернинди дә язма гаризалар кабул ителмәде.

Расланган көн тәртибе буенча сорауларыгыз һәм  тәкъдимнәрегезне язма һәм телдән бирә аласыз.

Көн тәртибендәге сорауны тикшерүгә күчәбез: Рөхсәт итегез миңа, авыл җирлеге башлыгы һәм әлеге җирлектә яшәүче кеше буларак, әлеге карарны кабул итүне яклап үземнең фикеремне әйтергә.

 

Алып баручы: 1. Хөрмәтле  катнашучылар, хөрмәтле авылдашлар һәм килгән кунаклар, әлеге мәсъәләне тикшерү буенча чыгыш өчен сүзне Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Сөнгатуллина Зөлфия

Хафиз кызына бирәбез.

Рәхим итегез. (Сөнгатуллина З.Х. чыгышы)

Хөрмәтле, Илмәтлеләр!

Кайчандыр  Илмәт, Көек, Ядгәр һәм Юрашны бер авыл советы берләштергән, аның составында 2000 нән артык кеше яшәгән.

1976 нчы елда аерым Илмәт авыл  җирлеге булдыру турында карар кабул ителде. Бу авыл хуҗалыгының үсүе һәм халык санының күплеге белән бәйле иде. Ул вакытта Илмәт һәм Юраш авылларында 1000 гә якын халык яшәгән. Мондый административ берәмлек белән идарә итүе җиңелрәк дип саналган.

Туксанынчы елларда үзгәртеп корулар башланды. Илебезнең икътисадында ул чагылыш тапты, әмма авыл хуҗалыгы иң күп югалтуларга дучар булды. Кешеләр шәһәрләргә күчә башладылар. Шуның нәтиҗәсендә авылларда күбесенчә пенсия яшендәге кешеләр генә калды.

Бүгенге көндә сезнең Илмәт авылында 363 кеше пропискада, ә яшәүчеләр саны 100 гә кимрәк. Шулар арасында эшләүчеләр саны 40 ка да җитми. Шуңа күрә авыл җирлеге бюджетына салым да аз керә.

Су кертү, күперне төзекләндерү, зират корылмаларын яңарту өчен  проект- смета кәгазьләрен эшләргә кирәк. Ә проектның һәм төзекләндерү эшләренең бәясе кечкенә авыл өчен дә, зур авыл өчен дә бер диярлек.

Ядгәр авылын ышанычлы һәм өзлексез су белән тәэмин итүне оештыру проекты кәгазьләрен Илмәт авыл җирлеге бюджеты түли дә алыр иде, ләкин менә төзү өчен акча  юк, ә аның өчен 1,5 млн. акча кирәк.

 

Юраш авыл җирлегендә эш бераз яхшырак. Бүген анда 641 кеше яши. Районыбыздагы алдынгы зур хуҗалык "Яңа Юраш" агрофирмасының үзәге дә Юраш авылында урнашкан. Бүгенге көндә бу агрофирма, үзегез белгәнегезчә, Илмәт һәм Юраш авылларын эш һәм аш белән дә тәэмин итә.

Авылда бөтен мөмкинлекләре булган урта мәктәп тә бар, анда  Юраш һәм Илмәт авылы балалары белем ала. Мәктәптә Илмәт һәм Юраш  укытучылары кулга-кул  тотынып эшлиләр.

Ике авыл туганлык мөнәсәбәтләре белән бик нык бәйле: бергә-бергә бәйрәмнәр уздыра. Сабан туйлары да халык теләге буенча ике авылда төрле көннәрдә уздырылды.

Бүген Илмәттә дә, Юрашта да, авылга нур өстәп, мәчетләр эшли. Дин кардәшләр, олысы да, яше дә  бердәм булып, Ураза һәм Корбан гаетләре, йола бәйрәмнәре үткәрәләр.

Илмәт һәм Юраш бер-берсеннән  ерак түгел, бары тик бер чакрым ераклыкта гына. Белгәнегезчә, районыбызның кайбер авылларында урамнар да бу  ике авыл арасындагы ераклыктан озынрак. Шуңа күрә аларны берләштерергә кирәк, дигән тәкъдим бар. Шуның нәтиҗәсендә халык саны да 1000 нән артып китәчәк. Гомуми бюджет юлларны, күперләрне, суүткәргечләрне, зиратларны  төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк; Республика һәм Федераль программаларда катнашу мөмкинлеге туачак. "Чиста су" программасы да  тормышка ашу мөмкинлеге артачак, чөнки халык саны 1000 нән артык булган авыл җирлекләренең теләге беренче чиратта карала.

Күргәнегезчә, Илмәт һәм Юраш авылларын берләштерү икътисади яктан да кулай. 

Ике авыл кушылган сурәттә, яңадан сайлаулар үткәреләчәк. Һәрбер авылдан сайлаучыларның үз  депутатлары булачак. Алар, үз чиратында, сезнең мәнфәгатьләрегезне кайгыртачаклар.

 

 

Алып баручы: Зөлфия Хафизовнага сорауларыгыз бармы?

 

  Рәхмәт сезгә, Зөлфия Хафизовна     

2. Кон тэртибе буенча  чираттагы чыгыш ясаучы: Алабуга муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Садыкова Элмира Илдар кызы.

Рәхим итегез                

 

Хормэтле  Илмэтлелэр.

Мин татарча начар белу сэбэпле уз чыгышымны финанс булеге бан бухгалтеры  Сэхия Галимзяновнага тапшырам

Буген халык  Илмэт хэм  Юраш авылы жирлеклеклэрен берлэштерергэ дигэн такъдим бар. Мин сезгэ буген финанс ягыннын булган картинаны ачыклыйсым килэ

Илмэт авылы жирлеге:

Халык саны - 363. Хужалык саны- 140

2012 елга  бюджетнын Керем ягы 1501,6 мен сум, Чыгым Ягы - 1584,2 мен сум каралган.

Керем ягында узегезнен салымнар -334,0 мен сум тэшкил итэ.

Калган сумма- 78%- 1167,6 мен сум районнан дотация бирелэ. Бу районнан бирелэсе керем, халык санынннан санала.

Чыгым ягы - 1584, 2 мен сум.

Ике Авыл жирлеге берлэшкэн очракта Бюджетнын Керем ягы 3399,9 мен сум тэшкил итэчэк, Чыгым  ягы

3643, 2 мен сум

Берлэшкэннэн сон Экономия суммасы 371,9 мен сум булачак. Бу суммага Жирле Советнын 3 ставка кыскарту , коммуналь хэм элемтэ хезмэтенэ, ягулыкка тулэу керэ.

Экономиялэнгэн акчаны авылны тозеклэндерергэ, социаль  объектларны  ремонтлауга тотарга момкин булачак Авыл Жирлегендэ халык саны арту белэн торле федераль, республика хэм муниципаль программаларга керергэ момкин

Башка программаларда да ( су уздыру, газ уздыру, юл тозу)  бирелэсе акча  халык саныннан карала.

Топтэн уйлаганда, финанс яктан- берлэштеру зур момкинлеклэр бирэчэк!

Алып баручы: Илмира Илдаровнага сорауларыгыз бармы?

 

 сораулар юк? Рәхмәт, Илмира Илдаровна.

 3.Чыгыш өчен сүз Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фролов Владимир Николаевичка бирелә.

Рәхим итегез. (Фролов В.Н. чыгышы)

                       Хормэтле Илмэт авылы жирлеге халкы.

Берлэштерунен топ сэбэплэре   федераль , республика  программаларында  катнашып  авылны тозеклэндеру мэсэлэсе тора.

2011 елда  Ядыгар - Коек авылларына  асфальт юл салынды. Хэзер  Газ , су керту программаларын  эшлибез.

Программаларны   дэулэт каршында яклау очен  халык саны 1000 кешедэ дэ   ким булмаган очракта гына яклап була.

 

Алып баручы: Владимир Николаевичка нинди сорауларыгыз бар?

С.

Башка сораулар юк. Рәхмәт, Владимир Николаевич.

Шакиров  Илфат А. Чыгышы

 Набережная  урамына таш жэячэкбез, ике куперне  тозеклэндерергэ   проектлар эшлэнелэ.

Гильмутдинов Фирдаус Х. сорау

_ Иптэшлэр бу бик житди  мэсэлэ  Ни очен  эксперимент  бездэн башлана.

Кушылуны бездэн башламагыз. Без авыл жирлеген  кушуга каршы.

С.Зульфия Хафизовна жавап

- бу программа  ике ел элек кузгатылган иде . Без монын барлык якларын ике ел даверендэ ачыкладык .  Файдасы булмаса бу политиканы алып та бармас идек.  Без хэзер бюджет формировать итэбез. Бюджетны республика каршында да яклау безгэ бик авыр.

 Г. Зульфат Х.сорау

Юраш белэн  берлэштеруне дорес фикер дип уйламыйм.  10 елдан Юрашта безнен хэлгэ кала. Анын да агрофирмасында узенен Юраш халкы бик аз эшли. Яшьлэр берседэ авылда калмый.

Колхоз бетте, башлангыч мэктэп ябылды бу клуб зданиясе дэ колхоз зданиялэре  кебек ташландык хэлдэ калачак.

-Махмутова В.М.

 Риваль Исмагилович  башлангыч мэктэпне ябып, 2013 елда  1млн 500мен акча  тотып , ремонтлап  мэктэп ачабыз дип ышандырасыз. Монысын нинди программа дип анлатасыз.

Реваль Исмагилович чыгышы

 

2013 елда  башлангыч мэктэпне  ремонтлау очен  акча каралды.  Мэктэпне  ачачакбыз.

Шакирова Сакина Галимзяновна- пенсионерка

 Мин мэктэпнен  ачылуына   каршы тугел. Мине 4 сыйныфны  бер укытучы укытуы борчый. Балаларнын бит  ЕГЭ бирэселэре бар , аларга яхшы мэктэптэ  уку яхшы булмасмы.

Авыл жирлеклэрен  берлэштереп   федераль, республика  программаларында катнашсак яхшы булмасмы?

Д.Альфира М.

- Балалар бакчасына хэлэл ризыклар кайтарылачакмы?

- Реваль Исмагилович

Бу мэсэлэ каралды. Балалар хэлэл ризык белэн тэкъмин  ителэчэк.

Хусаинова Суфия Рифкатовна чыгышы

Экономия ясыйбыз дип бик куп экономить итэсез икэн. Бу 1млн.500 мен  сум бер баерак кешенен бер тапкыр ресторанга кереп  ашауы бит. Бу сумманы эйте кеше колдермик иптэшлэр.

Безнен юлларне кем ачтырыр?, Бетеру бик ансат , ачу бик  авыр булыр бит.

Сонгатуллина З.Х. чыгышы

Сез Алабуга районы бюджете бик зур дип уйлыйсызмы.  Район бюджетенын суммасыда бик зур тугел. Юлларны ачтыру сораулары узгэрми.

 

Сафин Вакил Г.чыгышы

Кушылган очракта ике авыл депутатлары да тигез булсын.  Безнен чэчулек жирлэре очен налоглар тулэнэме ? ничэ ел инде сельхозхимия, Юраш агрофирмалары безнен жирлэр белэн файдалана?

 

 

4. Чыгыш өчен сүз  "Яңа Юраш" агрофирмасы директоры  Сабирҗанов Хәлил Нуретдин улына бирелә.

Рәхим итегез. (Сабирҗанов Х.Н. чыгыш )

Юраш агрофирмасы  барлык куланган жирлэре очен жир налогын тули. Илмэт жирлегеннэн  барлыгы 20 кеше агрофирмасында эшли.

Мин сезгэ кушылыйк дип менмэдем. Бер агрофирма булгач   , бер  авыл жирлеге буласа начар булмас дип уйлыйм.

Алып баручы: Хуҗалык җитәкчесенә сорауларыгыз бармы?

 

сораулар юк. Рәхмәт, Хәлил Нуретдинович.

Хусаинов Багданур Х.  Чыгышы

- Безнен Ядыгар  авылында су мэсэлэсе бик авыр, 3 конгэ бер  генэ тапкыр  суны кушабыз. . линиялэр тузып беткэн. Кышкы айларда  5 л. бутылкалар белэн су ташыйбыз. Урамыбыз бик тар, юлны чистартып булмый.

Хэлил  Нурутдинович

Кышкы айларда юлны ДТ-75 тракторы белэн чистартырга тырышырбыз.

Гильмутдинова Насима  чыгышы

 

-Зульфия Хафизовна сез Илмэт жирлеген кушу белэн  тарихка кереп калмасызмы?.

Зульфия Хафизовнв чыгышы

 Мин тарихка начар булып кереп калырмын дип уйламыйм. Сезнен ике авыл да татар авылы, динебездэ бер.Авыл аралары бик якын 2 км. Кайбер авылларнын урам озынлыгы да 3 км.

Андарзянов С.С. - ХПП директоры чыгышы

 Хормэтле  Илмэт авылы жирлеге халкы

Буген жирлеклэрне кушмасагыз  алга таба барыбер кушачаклар.  Узегез ук  сонрак кушылунын яхшы якларын курэчэксез. Мэктэп  ачу мэсэлэсенэ килгэндэ, минем уйлавым буенча  бала яхшы мэктэптэ укыса,

яшьтэшлэре  белэн ныграк аралашса  , яхшы спортзалларда шогеллэнсэ яхшырак тугелме сон?

Хадиуллин М.Г. чыгышы

Авыл жирлеген  беркемдэ телэп бетерми.   Здание кирэккэ генэ авыл жирлеген тотып булмый.

Справкалар мэсэлэсенэ килгэндэ, сез кирэк справканы телефон аша авыл жирлегенэ шалтыратып эйтэчэксез, хэм сезгэ аны эзерлэп куячаклар.Хезмэт курсэту сыйфатлы булырга тиеш. 1млн 500 мен куп акча тугел дип эйттегез , республика кулэмендэ барлыгы  1000гэ актын шундый образованиялэр.

Аларнын кубесендэ кеше саннары бермэ- бер кимеде .Димэк авыл советларынында эш кулэминэре  кузгэ куренеп кимеде.

Депутат Равиль Галиахметович чыгышы

Илмэт авылы жирлегенен  уз кереме бик аз бит. Бу аз керем белэн эшлэве бик авыр. Су карарга да,

юлларны чистартырга да,  бэйрэмнэр уткэрергэ дэ , урамнарны яктыртырга да кирэк бит. Берегез дэ булышам дип тормый. Дин мэсэлэсенэ килгэндэ  аны кешене дин юлына кочлэп  кертеп булмый. Хэр кешенен уз телэге булырга тиеш. Мэчетне яхшылап ремонтладык , ишеген алыштырдык , э йоруче бармы?

Хайруллина Мадина Ю.

Авылдашлар, мин кушылган очракта   безнен авылны ташламаслар. Алга табада тэртип булыр дип ышанам.

Гайнутдинов Назир Г.

Хокумэт тарафыннан дорес дип табылган  икэн,  Кушылу начар булмас дип уйлыйм.

Хабибуллин Ханиф К.

-Мин кушылуга каршы тугел. Безгэ зыяны  тимэс дип ышанабыз.

 

 

 

5.Алып баручы: Хөрмәтле авылдашлар һәм чакырылган кунаклар, тагын кемнэрнен чыгыш ясарга тэлэклэре бар?

 

  Рэхмэт.

 

Алып баручы:

        Хөрмәтле авылдашлар, чыгш ясаучылар исемлеге тэмам, рөхсәт итегез, сезнен фикерлэрне туплап, нэтижэ ясап, Ачык тынлаулар протоколын иглан итэргэ.

      -"Иске Юраш авылы җирлеге" муниципаль берәмлеге белән "Илмәт  авыл җирлеге"  муниципаль берәмлеген үзгәртеп кору инициативасын  унай дип табарга.

      -Илмэт авылы жирлегенэ,   Илмэт hэм Юраш авылы жирлэклэрен кушуны  законнаштыру турында карар кабул итэргэ дигэн   тәкъдим ясарга.

 

                       

  Ачык тыңлаулар,    йомгаклау протоколы рәвешендә расланачак һәм  Алабуга муниципаль районы  Илмәт авылы җирлеге Советына җибәреләчәк  , Алабуга муниципаль районы  официаль сайтында урнаштырылачак. 

 

Хөрмәтле Ачык тыңлауда катнашучылар!

 

Көн тәртибе мәсъәләсе тәмам, Ачык тыңлауны ябырга тәкъдим  итәм.  Кем шушы тәкъдим яклы тавыш бирүегезне сорыйм.

Бертавыштан

Рәхмәт.

 

Ачык тыңлауны ябык дип игълан  итәм.

Бүгенге тылауларда катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм.

 

 

Публичные слушания объявляю закрытыми.  

    Спасибо всем, кто принял участие в сегодняшних публичных слушаниях.                

 

  Яндекс.Метрика Рейтинг@Mail.ru
Дизайн и разработка сайта
Интернет студия LELI
Творческая группа LELI, разработка сайтов, раскрутка сайтов
2008-2019
Access denied for user 'c18_leli'@'localhost' (using password: YES)
?>